21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсенә эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Елена Горюнова килде.
Визит кысаларында Елена Львовна җирле Идарә коллективы белән очрашты, идарәнең агымдагы эшчәнлеге буенча төп сораулар яктыртылды.
Көннең икенче яртысында ул Апас районында Пенсия законнарындагы үзгәрешләр буенча гражданнарны кабул итте.
Гражданнарны кабул итү ОПФР идарәче урынбасары тарафыннан җирле массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет ресурсларда алдан ук билгеләнгән иде.