Киңәшмә

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген 1-нче филиал базасында терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә «Тал-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, “Нармонка” агрофирмасы филиалларының җитәкчеләре, белгечләре, ферма мөдирләре, ветспециалистлары катнашты.  «ҖЧҖ ОМК ГРУПП» вәкиле сөткә куелган таләпләр, сөтнең сыйфаты, майлылыгы турында сөйләде,  чисталык мәсьәләсенә кагылып узды, үзенең тәкъдимнәрен бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы сөт җитештерү, ит җитештерү, мөгезле эре терлек сакланышын тәэмин итү, аларны торгызу буенча анализ белән чыгыш ясады. Киңәшмәгә йомгак ясап, Илһам Госман улы җитәкчеләрне һәм белгечләрне терлекчелек продукциясен, терлекләрнең баш санын арттыру максатында барлык ресурсларны эшкә җигәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International