Өлкәннәр көне - әби-бабайларның яраткан бәйрәме, ул елмаюлар һәм искиткеч күңел җылысы белән тулы.
Гомирова Лилия - район балалар китапханәсенең «МастерОк» кызыксынулары клубы җитәкчесе «Рудник» урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучыларына үз куллары белән матур открыткалар ясарга ярдәм итте. Фоамиранның төрле төрләрен кулланып, иҗади мастер-класс катнашучылары әби-бабайларга үзенең кабатланмас котлавын булдыра алдылар. Чөнки бу көнне аларны игътибар белән җылытып, көн саен безгә бүләк иткән кайгыртуның бер өлешен бирү өчен менә дигән форсат бар.