25-26 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләренең «Сөембикә кубогы» ачык турниры узды .Иң яшь спортчылар өчен бу беренче ярышлар булды ,анда алар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, 2012 елгы кызлар арасында Гәрәева Амелина 3 нче урынны яулады, Егорова Ксения 5 нче урынны яулады. Өлкән яшьтәгеләр арасында яхшы чыгыш ясап, Мөхәммәдуллина Камилла үзенең яшь категориясендә 6 нчы урынны алды. Барлык кызларны да котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!