Хөрмәтле ветераннарыбыз!
Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн – районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык хезмәтләре өчен әти-әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, өлкән буын кешеләренә рәхмәт әйтү өчен тагын бер сәбәп. Бу көн сезнең тормышка китергән бөтен яхшылыкка сизгер мөнәсәбәт кирәклеге турында искә төшерә. Өлкәннәр турында кайгырту-һәркемнең бурычы.
Сез үз үрнәгегез белән районның яшь буынында рух көче, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез, яшьләр белән белем һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә уртаклашасыз. Сез-безнең таянычыбыз,тәҗрибәбез, белемебез һәм зирәклегебез.
Сезгә чын күңелдән озын елларга нык сәламәтлек, күңел тигезлеге, якыннарыгызның һәм тунаннарның җылысы, мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим!