Район мәдәният йортында "Зирәклек, яхшылык һәм хөрмәт Көне"

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

1 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Әби-бабайлар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Николаевич Лоханов  котлау сүзләре белән чыгыш ясады.  Концерт программасында "Вересень" рус халык хоры, Айдар Айтуганов, Зөлфия Мөхәммәдиева, Эльза Гарифуллина, Луиза Микерина, Фәрит Садыйков, "Индекс" бию коллективы, "Ассоль" бию коллективы, балалар музыка мәктәбе укучылары Алия Әхмәтҗанова, «Аллегро» вокаль ансамбле һәм "Салават күпере"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Барлык пенсионерларга нык сәламәтлек, озын гомер, аларның гаиләләренә иминлек телим. Өлкән буын кешеләренә карата сакчыл мөнәсәбәт бер генә тантаналы, бәйрәм көне түгел, ә һәрберебезнең көндәлек бурычы булып торсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International