Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 2018 елның 1 октябрендә " Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре һәм клуб мөдире Миләүшә Мозаффарова социаль хезмәт алучылар өчен «Көз фонында җылы очрашулар» дигән чара үткәрделәр.
Чара аралашу белән узды, тормыш турында хатирәләр, төрле тарихлар яңгырады. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне төрле ризыклар белән сыйладылар.
Өлкән яшьтәге гражданнар аларга карата кайгыртучанлык, яхшы мөнәсәбәт, котлаулар һәм игътибар өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.