Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм шулай ук Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.
2018 елның 1 октябрендә «Кама таңнары «социаль ярдәм үзәге " коммерцияле булмаган автоном учреждениесендә «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ял итүчеләр һәм персонал белән очрашу үткәрде.
Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәрләре катнашучыларны кече суднолар дәүләт инспекциясе эшчәнлеге, Куйбышев сусаклагычындагы һәм кече елгалардагы оператив хәл, көзге чорда су объектларында үткәрелә торган чаралар, җәйге һәм көзге чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Чараларда барлыгы 25 кеше катнашты.
Очрашуның максаты кешеләрне бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәрләре Көзге чорда һәм көндәлек тормышта ял итүчеләргә иминлек теләде.
Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нуриев Н. Г.