2 октябрь көне Олы Салтык мәдәният йортында өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Залга җыелган өлкән кешеләрне җирле үзидарә башлыгы Ибатов Хәлим Хәмидулла улы котлады.
Кичәдә өлкәннәрнең үзләре тарафыннан мәдәният хезмәтеәрләре белән берлектә концерт номерлары башкарылды.
Соңыннан күңелле кичә чәй табыны артында үзара әңгәмә: яшьлек хатирәләре, авыл тормышы, эшләгән чорларны искә алу рухында узды.
Кичәдә Олы Салтык авылының 42 өлкән яшьтьге кешесе катнашты