2018 елның 3 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы районының " Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбенең балигъ булмаган балалары белән «өлкәннәр көне» мәгълүмати сәгать үткәрде һәм бәйрәм тарихы белән таныштырды.
Бу көннең төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләр очрата торган проблемаларга һәм кыенлыкларга ботен халкының игътибарын юнәлтү.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар бәйрәмнең килеп чыгуынын тарихы белән һәм бәйрәмнең гореф-гадәтләр белән таныштылар. Үзләренең өлкән туганнары һәм аларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Дәрес ахырында «Көз яше, син кадерле һәм матур»дигән рәсем бәйгесе игълан ителде.