Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы үткәрү уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.
2018 елның 3 октябрендә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, «Кама Тамагы урта гомуми белеем бирү мәктәбе»нең башлангыч класс укытучылары һәм укучылары белән Россиядә Гражданнар оборонасы оешу коне уңаеннан очрашу уткәрде.
Очрашуда кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга безнең илдә Гражданнар оборонасы системасынын оешуы, үзләренең эшчәнлеге, сулыкларда район күләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган кагыйдәләр турында сөйләде. Үткәрелгән чарада 33 кеше катнашты.
Очрашуның максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны ойрәтү куелган иде. Инспекция хезмәткәре балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләде.