"Мин тату гаиләдә яшим"

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

           2018 елның 4 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Сафина һәм «Богородский рай «халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Наталья Зиннәтова штп. Куйбышев Затонда  ялгыз пенсионер Вәлимөхәмәтова Мәфрүзә Мулламөхәмәт кызын тәрбияләүче Хәйдәровлар гаиләсендә булдылар.

     Социаль тармак белгечләре Мәфрүзә Мулламөхәмәт кызына азык-төлек җыелмасы һәм чәчәкләр тапшырдылар,чын күңелдән изге теләкләр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм гаилә тынычлыгы теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International