Кама Тамагында "Чиста йорт» акциясе

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында " Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар һәм социаль хезмәт алучылар өчен «Чиста йорт » акциясе үткәрәләр.

Акциянең максаты-фатирларда, өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга, социаль хезмәт алучыларга түләүсез көнкүреш ярдәме күрсәтү.

Социаль хезмәткәрләр торакларын тәртипкә китерә, түшәм, тәрәзәләр, идәннәр , шкафлар, савыт-саба юа, тәрәзәләрдә занавескалар элеп куя, өендәге җыештырыла.    

Өлкән яшьтәге кешеләр бик теләп ярдәм итәләр, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен социаль хезмәткәрләрне кунакчыл каршы алалар һәм рәхмәт әйтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International