Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Күркәм традиция буенча октябрь башында без әлеге изге һөнәрне сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Сез балаларга үз-үзләрен һәм дөньяны танып белергә ярдәм итәсез, аларны үз көчләренә ышанырга өйрәтәсез, аларга Белем һәм җан өстисез.
Хөрмәтле укытучылар! Балалар турында кайгыртуыгыз, сабырлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәтемне белдерәм!
Һәрвакыт яхшылык һәм зирәклек сезнең йөрәкләрдә артыгы белән булсын һәм үз эшегезгә чын күңелдән бирелү уты янсын.
Кадерле укытучылар, сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, оптимизм, җиңел булмаган, әмма шундый мөһим хезмәтегездә уңышлар телим.