" Укытучы сүзе горур яңгырый»

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 5 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның  һәм Тәмте гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үткәрделәр. Кама Тамагы штп һәм Тәмте авылы социаль хезмәт алучыларның өйләрендә " Укытучы сүзе горур яңгырый»дигән чара оештырдылар.

Чара матур шартларда узды, укучылар концерт әзерләделәр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм үз куллары белән ясалган эшләнмәләр бүләк иттеләр. Социаль хезмәткәрләр өстәл, төрле ризыклар белән сыйладылар.

Өлкән яшьтәге гражданнар әлеге чара, аларга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт өчен бик зур рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International