Тормыш көзе-алтын вакыт

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

 "Кама таңнары» ААҖдә Өлкәннәр декадасы кысаларында «Тормыш көзе – алтын вакыт»дигән музей чарасы узды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре өлкән буынны бәйрәм белән котлап,  шигырьләр укып, күңел зирәклеген, тормыш тәҗрибәсе байлыгын һәм алтын яшьтәге кешеләрнең йөрәк җылысын чагылдырдылар.

Лоскутлы курчаклар ясау буенча Мастер - класс чарада катнашучылар тарафыннан энтузиазм белән кабул ителде һәм җылы  очрашуның дәвамы булды. Түгәрәк өстәл артында барысы да бик мавыгып, күңел биреп, кызыклы әңгәмә алып бардылар. Ә бәйрәмнең төп аккорды гомуми фотографиягэ төшү  һәм декада көннәрендә туган якны өйрәнү музеена,  Туфан Миңнуллин музеена бушлай килергә чакыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International