2018 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Көз яше, син кадэрле мөлэем» дигән рәсем конкурсы үткәрелде һәм конкурска нәтиҗәләр ясалды. Балалар актив катнаштылар, рәсемнәрендә үзләренең хөрмәтләрен һәм өлкәннәргә булган мәхәббәтен чагылдырдылар.