Кама Тамагы муниципаль районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Руслан Атауллин, Татарстан Республикасы җыелма командасы өчен чыгыш ясап, халыкара класслы спорт мастеры А. М. Антропов призына Бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында катнашты, анда иң көчле спортчылар чыгыш ясады. Ярышлар Омск шәһәрендә 2018 елның 3-7 октябрь көннәрендә узды . Ялгызы гына, парлы катнаш разрядта Руслан, ярышлар чемпионына оттырып, чирек финалга узды. Спортчыбызга алга таба да уңышлар телибез!