Мифтахов Динарга спорт коляскасын тапшыру

2018 елның 13 октябре, шимбә

12 октябрь көнне "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Динар Мифтаховка яңа спорт инвалид коляскасы тапшырылды.

Динар бадминтон белән узган елның мартында шөгыльләнә башлаган, әмма инде югары нәтиҗәләргә ирешкән - июнь аенда Яңа Чабаксарскида терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында бадминтон буенча Россия чемпионатының чирекфиналына кадәр барып җиткән.

 Бүгенге көнгә кадәр Динар үзенең коляскасында шөгыльләнергә туры килә, ләкин ул күнегүләр өчен җайлаштырылмаган. Шуңа күрә ул район башлыгы Павел Лобановка спорт коляскасы сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

- Мин Павел Николаевичка рәхмәт белдерәсем килә. Яңа спорт коляскасы күнегүләр өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк, - ди Динар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International