Яраткан укытучы өчен котлау открыткасы

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Район балалар китапханәсенең «МастерОк» кызыксыну клубы җитәкчесе Лилия Гомәрова Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Яраткан укытучысы өчен котлау открыткасы»  дигән мастер-класс үткәрде.

Балалар үз эшләрендә төсле кәгазьдән, фоамираннан, төсле картоннан һәм башка күп кенә кул астындагы материаллардан файдаландылар. Зур мавыгу белән балалар матур һәм оригиналь бизәкләр ясадылар. Открыткалар өчен элементлар барысының да бер үк төрле иде, әмма эшләр барысы да төрле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International