Район туган якны өйрәнү музеенда бу көннәрдә килүчеләр игътибарына "Комган – бер әйбер тарихы" дигән яңа күргәзмә тәкъдим ителде. Комган- озын борынлы су кувшины, куллы һәм түбәле. Бу мөселман илләрендә чистарту өчен файдаланыла торган махсус кувшины. Исламда чисталык төгәл тасфирланган. Бер предметның тарихы мөселманнарның күпгасырлык традицияләре турында күзаллау бирә.