"Елмаю остасы"

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

2018 елда популяр балалар язучысы Эдуард Николаевич Успенский 81 нче яшендә вафат булды. Тәмте авыл китапханәсендә "Без Простоквашинодан" дигән чара балалар язучысы истәлегенә багышланган иде.Тәмте урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары озайтылган көн төркеме җитәкчесе белән язучының әсәрләре буенча үткәрелгән викторинада катнаштылар. Әкият геройларының барысын да искә төшерделәр : Крокодил Генаны ,Чебурашканы, Федор абый , Матроскин исемле мәчене, Вера һәм Анфиса һәм башка бик күпләрне. Музыкалы паузада балалар өлкәннәр белән бергә Э. Успенский уйлап тапкан илебезнең бөтен халкына билгеле җырлар җырладылар. Балалар авторның әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр һәм китапханәгә искиткеч балалар язучысы китаплары өчен килергә вәгъдә бирделәр. Чара "Простоквашинодан өчәү" дигән мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International