"Китапханәче һөнәре белән танышу" дигән һөнәри юнәлеш бирүче сәяхәт

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Үзәк китапханәдә булдылар. Балалар китапханәченең иҗади һәм кызыклы һөнәре белән таныштылар. Китапханәче китаплар бирүен һәм формулярда язуын, китап укучылар белән аралашуын, кирәкле әдәбият тәкъдим итүен, журналларның соңгы номерлары һәм газеталарның кызыклы статьялары белән таныштыруын, матур китап күргәзмәләре оештыруын, массакүләм чаралар үткәрүен белделәр. Шулай ук китапханәдә бик бай китап фонды, һәр китапның хәрефләрдән һәм саннардан үз номеры – шифр булуы турында сөйләделәр. Бу шифр буенча китапның адресын: кат һәм киштәләрне белергә була. Китап сакчылары һөнәре турында кызыклы хикәя тыңлаганнан соң, балалар китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм китаплар белән сакчыл эш итү кагыйдәләрен кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International