Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре Кама Тамагында гражданнарны кабул итәчәк

2018 елның 19 октябре, җомга

25 октябрьдә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булачак.

Чара кысаларында Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Шәфигуллина Гүзәл Шәүкәт кызы гражданнар, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итәчәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Кама Тамагы штп, Җирлекара үзәк китапханә, К. Маркс ур., 105 йорт. Гражданнарны кабул итү 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр оештырылачак.

Белешмәләр өчен Телефон: 8 (84377) 2-15-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International