Кама Тамагы муниципаль районының балалар китапханәсе Рудник урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен «Алма фантазиясе» танып-белү сәгате үткәрде.
Чара барышында укучылар “алмалы чиләктән сораулар” дигән әдәби викторинада катнаштылар. Әлеге тәмле җимешләр очрый торган әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, алма фразеологизмнарын искә төшерделәр. Балалар игътибарына «Комплимент», «Алма сүрәтләре» һ.б. уеннар уйнадылар.
”МастерОк” кызыксынулары буенча клуб җитәкчесе Лилия Гомәрова 3 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы алма» дигән мастер-класс үткәрде.
Чара В.Г. Сутеев китабы буенча куелган «Алма капчыгы» мультфильмын карау һәм алма пирогы белән дусларча чәй эчү белән тәмамланды.