Хөрмәтле юл хаҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Юл инфраструктурасы – икътисад һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм башка юнәлешләрдә социаль бурычларны хәл итү өчен зур әһәмитякә ия. Илебезнең төп “артериясен” үстермичә, районны, гомумән, дәүләтне үстерү мөмкин түгел.
Сез куәтле чит ил техникасын иярлисез, югары технологияләр, сыйфатлы чимал белән эш итәсез, замана белән бергә атлыйсыз, тынгысыз һәм фидакарь хезмәтегез белән халык ихтирамын яулыйсыз. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору – илебезнең икътисади хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Эшкә җаваплы карашыгыз районыбыз үсешенә тагын да ярдәм итәр.
Алга таба да хезмәтегездә иҗади уңышларга ирешегез. Барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Г.Ә. Габидуллин