Бүген, 22 октябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәнең беренче өлешендә түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:
1. Кама Тамагы муниципаль районында янгынга каршы тышкы су чыганаклары торышы турында «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8нче отряды» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең 116 янгын бүлеге башлыгы Гыйләҗев Эдуард таныштырды.
2. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең филиал начальнигы Роберт Ганибаев язгы һәм көзге культуралар орлыкларын саклануга урнаштыру һәм аларның сыйфаты турында анализ белән чыгыш ясады..
3. Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклау һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау турында, «Россиядә эш» порталын популярлаштыру һәм тулыландыру мәсьәләләре турында Тәтеш филиалының Кама Тамагы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мөдире Наталья Кадыйрова сөйләде.
Киңәшмәнең икенче өлешендә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән районда инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена чыгыш ясады.