"Комсомол нәрсә ул?"- Комсомол лидеры Гөлзадә Дәүләтшина белән ретро-очрашу

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсе Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә мәктәп укучылары өчен яшьлеге Комсомол белән бәйле Гөлзадә Әхмәт кызы Дәүләтшина белән ретро-очрашу оештырдылар. Чара комсомолның 100 еллыгына багышланган.

Балалар кунакка Пионерия, Комсомол һәм партия белән бәйле искиткеч еллар турында якты хатирәләрне игътибар белән тыңладылар.

Алып баручылар Адилә Гарифуллина һәм Алисә Хәйруллина-8 сыйныф укучылары «комсомол нәрсә ул? " дигән сорауга җавап бирергә тырыштылар. Укчылар: Камилә Әскәрова, Илүзә Биктимирова, Илсаф Зәйнуллин, Алинә Миннебаева, Зөбәрҗәт Шәрифуллова «комсомол билеты», «мине комсомолга языгыз» һ. б. шигырьләрен сөйләделәр.

Очрашу ахырында укучыларга «минем йөрәгемдә Комсомол " дигән күргәзмә-хатирәләр тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да Гөлзадә Әхмәтовнадан юбилей календарьларын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International