" Бөек язучы тормышы турында укыйбыз”

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Кама-Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  дәүләт автоном учреждениясенең социаль хезмәткәрләре 2018 елның 24 октябрендә Сөйки авылында бөек рус язучысы Л. Н. Толстой тормышы турында социаль хезмәт алучылар өчен чара үткәрделәр.  

Социаль хезмәткәрләр аларны бөек рус язучысы тормышының биографиясе һәм кызыклы фактлар белән таныштырдылар.

Л. Н. Толстой әти-әнисен иртә балачагында югалтуына карамастан, үзенең ятимлеген тоймаган, аның зур гаиләсе-әбисе, абыйлары һәм сеңелләре булган. Алар бик тату яшәгәннәр. Толстой 22 яшендә  яза башлаган. Ул уникаль язучы булган, хезмәтне яраткан. "Башкалар өчен яшәү бәхет ул, иң мөһиме кешеләр арасында  яшисең икән , аларга  игелек кылу" - дип язган ул.  Мөгаен бу шулай …

Чара барышында  өлкәннәр  ял иттеләр , фикер алыштылар ,көндәлек мәшәкатьләрдән арынып үз хатирәләрендэ яңарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International