Бүген, 2018 елның 25 октябрендә, Ганиева Сара Вафа кызын 90 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Николаевич Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Сороковнин Владимир Павлович котладылар.
Сара Вафа кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
19728 елның 25 октябрендә Салтыган авылында күп балалы гаиләдә туа. 9 бала була гаиләдә . Әти-әнисе колхозда эшләгән. Әтисе 1 Бөтендөнья сугышы инвалиды.
Сара Вафа кызы Салтыган мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый. Алга таба укуларын дәвам итә алмый, «Кызыл Йолдыз» колхозына, төрле эшләрдә эшли башлый.
1941 елның июнь аенда репродуктор буенча Левитан Бөек Ватан сугышы башлануы турында хәбәр итә.
Сугыш вакытында 13 яшьлек кыз колхозда эшләвен дәвам итә, әниләре окоп казырга җибәрелгән гаиләләргә ярдәм итә. Бу гаиләләргә чанада утын йөртәләр, мич ягалар, ашарга пешерәләр, ата-анасыз калган балаларны ашаталар.
Салтыган авылы уртасында урнашкан парникта да эшләгән, анда үсентеләр үстерәләр: помидор, кәбестә, чөгендер,һ.б., аннан аны кырга утырталар, көзен җыеп әзерләү конторасына җибәрәләр.
Сара Вафиновна Җиңү турында күз яшьләре белән искә ала: "авылда барысы да Җиңдек, җиңдек кычкыруын, бер-берсе белән кочаклашуын, шатлыктан елауларын хәтерлим".
Ире Сәгыйть белән бер авылда, бер урамда яшәдек. Бер яшьтә, бергә үскәннәр. Сәгыйть абый колхозда тракторчы, Сара апа сөт җыючы булып эшли. Аларга 20шәр яшь тулмаганда өйләнгәннәр.
Иренең ата-анасы белән бергә яшәгәннәр, 5 бала тапканнар.
1968 елда бәла-каза килеп чыга, йорт янып бетә. Янгыннан соң, ул вакытта авылдан киткән апаларының иске буш йортына күчәләр.
2 көннән соң Салтыган авылына Авыл хуҗалыгы техникасы директоры һәм баш инженер килеп, ирен Кама Тамагына эшкә чакырдылар. Ике айдан торак белән тәэмин итәргә вәгъдә бирделәр.
Һәм, чыннан да, 4 фатирлы йорт төзи башладылар. 1968 елның июлендә гаилә Кама Тамагына күчә.
Кама Тамагы районы кулланучылар җәмгыятене аның соңгы эш урыны, башта Универмагта җыештыручы, аннары йөкче булып эшләгән.
Хәзер Сара Вафа кызы өлкән кызы белән фатирында яшәвен дәвам итә. Фатирда бөтен уңайлыклар да бар.
2 дәрәҗә Ана Даны ордены, тыл хезмәтчәне, күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Аның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.