Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Мөлекова Миннегайшә Ярулла кызын 100 яшьлек юбилее белән котлады

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 25.10.2018 елда Мулюкова Миннегайшә Ярулла кызын Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Николаевич Лоханов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Солтан улы Сәгъдиев 100 яшьлек юбилее белән котладылар.

Миннегайшә Ярулла кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

Балчыклы авылының иң өлкән ак әбисе Мулюкова Миннегайшә Ярулла кызы 1918 елның 25 октябрендә Балчыклы авылында дөньяга килә.Балчыклы башлангыч мәктәбендә 4 класс белем алганнан соң,колхозда төрле эшләрдә эшләгән.

    1941 елда күрше Көрәле авылы егете Хәсәнов Гарифка кияүгә чыга.Сугыш башлангач ирен сугышка озата,1943 елның 13 ноябрендә иренең үле хәбәре килә.Ире үлгәннән соң ул кире туган авылына әйләнеп кайта,балалар үстерегә насыйп булмый.

     Сугыш чорында Миннегайшә Ярулла кызы ирләр күтәрә алмаслык эшләр башкара.3 ай ярым окопта эшләгән,3 ел ат җигеп Ясная Поляна урманыннан Тәмтегә урман кисеп ташыган.1 ел Юдино станциясендә вагоннарга утын төяп торган.1 ел кырчылык бригадиры булып эшләгән.Озак еллар терлекчелектә эшләп  ,1973 елда лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Миннегайшә Ярулла кызы тормышыннан канәгать, авылда энесенең балалары тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International