2012 елда Кама Тамагы муниципаль район чыгарылыш укучылары сайлап алган фән буенча бердәм дәүләт имтиханын Апас районынды тапшырачаклар.
Бу Идел аръягы зонасының барлык районнарына да кагыла. Кама Тамагы урта мәктәбендә чыгарылышлар рус теле, математика һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшырачаклар.