Кадетлар уңышы

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Узган шимбәдә кадетлар һәм Сөйки урта мәктәбенең 11 сыйныф укучыларыннан төзелгән җыелма команда хәрби хезмәткә алыну яшендә булган егетләр арасында спортның хәрби куллану төре буенча Тәтештә үткәрелгән зона ярышларынды катнашты.

Безнең команда ярыш хуҗаларыннан калышып , II гомумкоманда урыны яулады. Өченче урынны Чүпрәле районы командасы алды. I һәм II урыннарны алган командалар ярыш шатрлары буенча Казанда "Патриот" республика үзәге базасында үткәреләчәк республика ярышларында  катнашачак. Моннан тыш, шэхси исәптә идәннән күтәрелү күнегүендә I урынны алган Владислав Кузнецовка, шулай ук пневматик винтовкадан ату буенча Фазыл  Галимовка тиңнәр табылмады, йөгерүдә дә безнең командабыз I гомумкоманда урынны яулады. Егетләребезгә республика  күләмендә яңа спорт уңышлары телибез. Кадет мәктәбе директоры Александр Ильинга, барлык тренер - укытучыларга егетләрне ярышларга әзерләгәннәре өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International