Тәмте авылы китапханәсендә хәтер сәгате

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Тәмте авыл китапханәсендә Тәмте урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән хәтер сәгате узды. Бу безгә Россия тарихындагы фаҗигале сәхифәләр турында, меңләгән кеше нигезсез репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, ссылкага җибәрелгән, тормыштан мәхрүм ителгән турында искәртү. Балалар белән А. И. Солженицынның иҗаты турында әңгәмә узды, балаларга һәр эпизодның ни өчен «җанны кыса, үзенчә сокландыра» дигән сорау бирелде, һәркемнең фикерләрен тыңладылар. Аларга кешелеклелек, игелеклелек, сизгерлек, шәфкатьлелек, намус, кеше тормышының мәгънәсе кебек әхлакый төшенчәләр турында уйланырга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International