Красновидово авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган « Халык бердәмлеге белән Россия көчле " дип исемләнгән тематик сәгать узды. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Шулай ук дәүләт символлары: герб, флаг, гимн, Россия башкаласы - Мәскәү, үзенең кече Ватаны турында сөйләштеләр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, Ватан һәм Россия гимны турында җыр башкардылар.