Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык мәдәнияте елы үткәрелүгә бәйле рәвештә һәм 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле эш башкарыла.
Көзге каникуллар алдыннан, 2018 елның 30 октябрендә, В.П. Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев һәм техник Агибалова Т. В. 6, 7, 9 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашында ачык дәрес үткәрделәр.
Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, көзге чорда һәм боз кату чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Чарада барлыгы 64 кеше катнашты.
Ачык дәреснең максаты балалар арасында бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.