Су объектларында куркынычсызлык дәресе «Салават күпере» балалар бакчасында

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көзге чорда һәм 2018 елда су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

2018 елның 30 октябрендә Кама Тамагы поселогының «Радуга» балалар бакчасында «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балалар һәм тәрбиячеләр белән очрашты.

  Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, Куйбышев сусаклагычының торышы, кече елгаларда, көзге чорда һәм боз кату чорында су объектларында үткәрелә торган чаралар, көзге чорда һәм боз кату чорында су объектларында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Очрашуда 76 кеше катнашты.

Очрашуның максаты балалар арасында бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы кәеф һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International