Узган пәнҗешәмбе көнне Үзәк китапханәдә ВЛКСМның гасырлык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә МР Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Гращенкова, районның ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Виталий Юманов, Комсомол активы ветераннары Александр Левин, Сергей Алешин, Гөлзада Дәүләтшина, Кама Тамагы, Рудник һәм Затон урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, «Ачкыч» иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе һәм әгъзалары катнашты.
Очрашу ахырында районда комсомол һәм яшьләр хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татьяна Гращенкова, Сергей Алешин, Гөлзада Дәүләтшина һәм Виталий Юманов муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.