Министрлык «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Предприятие һәм оешмаларның яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" исеменә һөнәри осталык республика конкурсын үткәрә (алга таба – Конкурс).
Чара җитештерү хезмәтенең абруен һәм ролен күтәрүгә, һөнәре буенча иң яхшыларны билгеләүгә юнәлдерелгән.
Конкурста Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының 29 яшькә кадәрге (конкурс үткәрү вакытына кертеп) биш белгечлек буенча яшь белгечләре катнаша: «кисү белән металл эшкәртү» темасы буенча инженер-технолог, патентчы, предприятиедә рационализатор һәм уйлап табу эшен оештыручы, рационализаторлык эшчәнлеге буенча вәкаләтле вәкил, яшьләр белән эшләү белгече (Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмасының яшьләр берләшмәсе лидеры).
Конкурс документациясен 2018 елның 16 ноябренә кадәр «һөнәри осталык конкурсына» тамгасы белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы адресына (420021, Казан, Сафьян ур., 5) җибәрергә, шулай ук күчермәне электрон почтага җибәрергә кирәк: sov-mol@yandex.ru.
Элемтә өчен җаваплы зат: Майоров Владислав Викторович, тел.8 917 902 58 51.