Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лохановның Суд приставлары көне белән котлавы

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Кама Тамагы районы суд приставлары федераль хезмәте  хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – суд приставы көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Суд приставлары хезмәте хезмәткәрләрен суд системасының суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче ышанычлы терәге дип атарга мөмкин. Сезнең хезмәт мөһим һәм кирәк. Сез җәмгыятьтә закон һәм гаделлек тантанасын намус һәм батырлык белән, гадел һәм принципиаль рәвештә тәэмин итәсез.

Ышанам ки, Сез киләчәктә дә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаячаксыз, кешеләрнең хакимияткә һәм гаделлеккә ышанычын ныгытачаксыз.

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм хезмәтегездә уңышлар телим!

 

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                           П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International