Бу көннәрдә районның туган якны өйрәнү музеена килүчеләр игътибарына дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителде. Күргәзмәдә республика территориясендә яшәүче халыкларның милли киемнәре, фото - һәм документаль материаллар, символика һәм дәүләтчелек символлары, курчаклар күрергә мөмкинлек бар.