Районның туган якны өйрәнү музеенда Гөлнур Дәүләтшина җитәкчелегендәге 10 сыйныф укучылары белән Россиянең Хәрби дан көненә багышланган «Ватанның батыр уллары » дигән чара узды. Музей чарасында катнашучыларга якташларыбызның батырлыклары, районның гомуми җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр, балалар музей залындагы уникаль документаль экспонатлар белән таныштылар, Бөек Ватан сугышына багышланган альбомнарны кызыксынып карадылар.