Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен " Җәлил варислары» китабын тәкъдир итү.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Мәктәп каникуллары көннәрендә район балалар китапханәсендә " Җәлил варислары»китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Автор-төзүче Сәлахов Ришат Гали улы.           

Әлеге китап бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына һәм шәхесенә багышлана. Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 «А» сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Р. Х. Вазыйхова белән күренекле шагыйрь шигырьләре һәм төсле рәсемнәр белән таныштылар.

            Балалар бик теләп кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, интеллектуаль уеннарда актив катнаштылар.

            Бу китап Муса Җәлил иҗаты буенча менә дигән юл күрсәткече булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International