2018 елның 2 ноябрендә Кама Тамагы муниципаль районының җирлекара китапханәсе бинасында «БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXVII конференциясе уздырылды. Конференция эшендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары партия төзелеше бүлеге җитәкчесе ГИНИАТУЛЛИНА Светлана Владимир кызы, ЛОХАНОВ Павел Николай улы – «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы, ГАБИДУЛЛИН Газинур Әүхәт улы – партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары катнашты.
Конференциядә партиянең 25 беренчел бүлегеннән барлыгы 50 делегат арасыннан 47 делегат катнашты.
XXVII Конференциянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Конференция ахырында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре ЛОХАНОВ Павел Николай улы партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды.