Россия Федерациясе Генераль прокурорының «Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында эшкуарларны кабул итү буенча бөтенроссия көнен уздыруны оештыру турында» боерыгы нигезендә 2018 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында чираттагы эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын кабул итү буенча Бөтенроссия көне узачак.
Кама Тамагы районы прокуратурасында эшмәкәрләр кабул итү 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр) түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 1 йорт.
Белешмәләр өчен Телефон: 2-14-73.