«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) нигезендә Татарстан Республикасында ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла. Республика территориясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештыра.
Кама Тамагы муниципаль районында Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 20 ноябрь көнне 13.45 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Кама Тамагы штп. Кама Тамагы, Ленин ур., 57 йорт (Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе, актлар залы).
Мәгариф идарәсе, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек, эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары хезмәте, җәзаларны үтәү хезмәте, адвокат һәм нотариус вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Тулырак мәгълүмат белән телефон аша (884377)2-1454 (опека һәм попечительлек бүлеге)