Бюджет мәсьәләләре буенча муниципаль район Советы утырышы

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрьдә муниципаль  район  Советының  чираттагы  утырышы  узды. Иң беренчедән депутатлар Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елга, 2020 һәм 2021 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турындагы мәсьәләне карадылар, әлеге мәсьәлә буенча МР Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Хәбибуллова чыгыш ясады. Аннары Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджет проекты турындагы төп мәсьәлә буенча җентекле доклад белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова чыгыш ясады.

Муниципаль район депутатлары, МР Контроль-хисап палатасы рәисе Михаил Пучков бәяләмәсен тыңлаганнан соң, бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Аннары депутатлар утырышның көн тәртибенә кертелгән башка мәсьәләләрен карап алар буенча тиешле карарлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International