ГИМС хәбәр итә

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көзге чорда һәм 2018 елда су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

2018 елның 9 ноябрендә «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нуриев Н. Г «Татавтодор» АҖ 6 нчы участокның хезмәт коллективы һәм Тәмте урта мәктәбенең ата-аналары белән очрашулар үткәрде.

 Очрашу барышында ГИМС хезмәткәре катнашучыларны ГИМС эшчәнлеге, республикада һәм район территориясендә су объектларында оператив хәлләр, боз кату вакытында су объектларында үткәрелә торган чаралар, көзге чорда һәм боз кату чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 103 кеше катнашты.

Очрашуның максаты кешеләрне бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре катнашучыларга көндәлек тормышта иминлек теләде.

Кама Тамагы Муниципаль Районы

ФКУ инспекторлык участогы

 «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Н. Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International