Ярминкә

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы раслаган график буенча Кама Тамагы муниципаль районы 2 атнага 1 тапкыр сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә  катнаша.  10 ноябрьдә  дә район ярминкәдә катнашты.  Сәүдә мәйданчыгы Краснокококшайский ур., 152/2 адресы буенча «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында оештырылган иде. Ярминкәдә безнең районны «Нармонка «Агрофирмасы» ҖЧҖнең 3 филиалы, район кулланучылар җәмгыяте, «Юмарт» ҖЧҖ, шәхси эшмәкәрләр, Кече Салтык, Олы Салтык, Олы Карамалы, Уразлино авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары тәкъдим итте. Продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде: ит, сөт, йомырка, бал, балык, камыр ризыклары, бәрәңге, кишер, суган, алма, фураж, печән, салам, бодай, арпа, арыш, борчак, солы һ.б. Шәхси эшмәкәр Гатауллин ит, Сафин бал, Яруллин иван-чәй, «Кече Мәрәтхуҗа» фермер хуҗалыгы сөт  сатты. Барлыгы 1,9 млн. сумлык продукция китерелде. Сатып алучыларны сату мәйданын матур итеп бизәү, музыкаль яктан тәэмин итү, ассортиментның төрлелеге җәлеп итә. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр дә арзанрак, шуңа күрә шәһәр халкы тәкъдим ителгән продукцияне бик теләп һәм рәхмәт белдереп сатып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International