Ел саен Татарстанда «Ел китабы» республика конкурсы уза, аның максаты-китап укучылар мәнфәгатьләрен, ТР язучылар әсәрләренә ихтыяҗны өйрәнү, иң күп укылган китапларны ачыклау.
Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Китап салават күпере: Ел китабы - 2017» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда укучыларга 2017 елда басылып чыккан авторларның яңа китаплары тәкъдим ителде.